САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

«Яшь техниклар станциясе» (Сарман)

«Яшь техниклар станциясе» (Сарман)
  • Эш вакыты:

    08:00 – 17:00

  • Телефон:
    • 8(906)-332-87-23
  • Сайт:

    https://edu.tatar.ru/sarmanovo/page519701.htm

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    ТР, Сарман районы, Сарман авылы, Профсоюз урамы, 23

Балага спорт секциясе сайлау – әти-әни өчен бик җиңел сораулардан түгел. Күп юнәлешләр һәм вариантлар булганда, улың яки кызың өчен тиз генә туры килә торган юнәлеш сайлавы авыр. Сезгә сайлавы җиңелрәк булсын өчен, әлеге бүлектә без районның өстәмә белем бирү учреждениеләрен җыйдык. Учреждениенең төп максатлары булып шәхеснең төрле яклап үсеше өчен тиешле шартлар тудыру, шул исәптән – укучыларның үз белемнәрен күтәрүдә һәм өстәмә белем алуда ихтыяҗларын канәгатьләндерү юлы белән; өр-яңа укыту методикалары кертү юлы белән өстәмә белем бирү сыйфатын арттыру, балаларга өстәмә белем бирү, балалар техника иҗатын пропагандалау өлкәләрендә инновацион проектларны тормышка ашыру; өстәмә белем бирү программаларын үзләштерү нигезендә укучы шәхесенең гомуми культурасын формалаштыру; һөнәри белем бирү программаларын аңлы рәвештә сайлау һәм алга таба үзләштерү өчен нигез ясау, мәктәптән чыгучыларның үз сәләтләрен, белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен заманча технологияләр белән практик эш аша нәтиҗәле тормышка ашыруны тәэмин итү; иң оста һәм сәләтле балаларны ачыклау, аларга үсеш өчен шартлар тудыру торалар. «Яшь техниклар станциясе» «Өстәмә белем бирү системасын саклау һәм камилләштерү» проблемасы өстендә эшли. Аны хәл итәр өчен педагогларның методик һәм һөнәри әзерлекләрен үстерү юлы белән өстәмә хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру буенча максат куелды. Учреждениедә түбәндәге юнәлешләр буенча 8 берләшмә эшли: Фәнни-техник: «3-Д модельдәштерү» «Радиоэлектротехник модельдәштерү» «Электротехника» «Мәктәп интернет-телевидениесе» Спорт-техник: «Картингчыларның техник һәм тактик әзерлекләре» «Яшь хәрәкәт инспекторлары» Сәнгать-эстетик: «Осталык әлифбасы»; «Оста куллар» «Яшь техниклар станциясе» күп кенә югары дәрәҗәдәле спортчылар чыгарды. Алар үзләрен җирле генә түгел, федераль дәрәҗәдә дә белгертәләр.