САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат

Сарманның «Ялкын» картинг-клуб командасы

Сарманның «Ялкын» картинг-клуб командасы
  • Тасвирлама:

    Сарманда «Яшь техниклар станциясе» базасында «Ялкын» картинг-клуб командасы эшли. Аны Раиф Сәетшин җитәкли. Сарманның «Ялкын» картинг-клуб командасы эшчәнлеген 1998 елның 19 мартыннан алып бара. Аның максаты Сарман районында автоспортны популярлаштыру була.

1998 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр «Ялкын» командасы республика һәм Бөтенроссия күләмендә үтә торган ярышларда актив катнаша һәм елдан-ел югарырак нәтиҗәләргә ирешә. Күп еллар дәверендә ул республика чемпионы исемен яулый. Аның спортчылары Бөтенроссия ярышларында да сынатмыйлар. Хәзерге вакытта «Ялкын» командасын Раиф Сәетшин җитәкли. Уңышларга килгәндә, соңгы өч елда гына да команда да, аерым картингчылар да күп җиңүләр, призлы урыннар яуладылар. Артур Заһиров, Лиана Габдрахманова, Әмир Солтанов, Ислам Вәгыйзов, Алмаз Мәхмүтов, Рубин Илһаметдинов, Гүзәл Хәмидуллина, Арина Гарипова һәм башка спортчылар даими рәвештә кышкы картинг буенча ачык чемпионатларда, район башлыклары Кубокларына, ТР Беренчелекләрендә беренче, икенче, өченче урыннарны алалар. Аларның тырышлыгы белән «Ялкын» командасы гомумкоманда зачетларында шулай ук призлы урыннардан төшми. Аерым рәвештә Сарман егете Алмаз Әхмәтовны билгеләп үтәсе килә. Хәзерге вакытта ул «КАМАЗ-мастер» экипажы составында Россия чемпионатларында, халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясый.