САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

“Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее” муниципаль учреждениесе

“Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее” муниципаль учреждениесе
  • Тасвирлама:

    Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее 2010 елның 9 маенда Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан ачылды.

  • Эш вакыты:

    дүш 8.00-17.00, сиш-җом 8.00-16.00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12.00 – 13.00

  • Телефон:
    • 8 (85559) 2-42-97
  • Сайт:

    sarman.muzei@yandex.ru

  • Социаль челтәрләр:
  • Адресы:

    Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы, 31 А йорт

Ул тарихи экспонатларны ачыклау, җыю һәм саклауны максат итеп куя, яшь буынга аңлату һәм белем бирү эшчәнлеге алып бара, аны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә өлеш кертә. Тарихи белемнәрне пропагандалый, районда яшәүчеләрне ил һәм дөнья тарихын тагы да тулырак һәм тирәнрәк өйрәнүгә җәлеп итә. Музей фондында төрле предметлар саклана: рәсем, скульптура, кулланма сәнгать эшләнмәләре, нумизматик, этнографик материаллар, корал, документлар, сирәк китаплар һәм башкалар. Бүгенге көндә аларның саны – 1300 берәмлек. Музейда дүрт – Сугышчан Дан, Хезмәт Даны, Туган якны өйрәнү һәм мәгълүмати-күргәзмә заллары эшли. Сугышчан Дан залы. Витрина һәм стендларда сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре һәм фотолары урнаштырылган. Корал үрнәкләренә, шәхси предметларга да урын бирелгән. Хезмәт Даны залы. Экспозициядә Сарман районы хезмәтчәннәренең кызыклы экспонатлары белән танышырга мөмкин. Туган якны өйрәнү залы. Экспозициядә йорт кирәк-яраклары, милли костюмнар һәм хайваннар дөньясына кагылышлы экспонатлар файдаланылган. Мәгълүмати-күргәзмә залы. Биредә язучылар белән очрашулар, презентацияләр, музей дәресләре уза, тарихи фильмнар карау оештырыла.