САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

“Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең хезмәт Даны музее

“Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең хезмәт Даны музее
  • Эш вакыты:

    Дүш-җом 08.00 – 17.00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12.00 - 13.00

  • Телефон:
    • 8 (85559) 60-361
  • Адресы:

    Сарман районы, Җәлил поселогы, Җиңүнең 30 еллыгы урамы, 6 йорт

“Җәлилнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең хезмәт Даны музее барлыкка килү герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме белән бәйле. Поселокта аңа нигез 1964 елда 1 нче санлы урта мәктәпнең беренче директоры Азат Исхак улы Исмәгыйлов тәкъдиме белән салына. 1976 елда мәктәп музее Техника йортына (хәзерге Мәдәният сарае) күчә. 1977 елда биредә техник кабинет ачыла, аның каршында мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирә торган “Яшь нефтьче” клубы булдырыла. 1982 елда Муса Җәлил музее техник кабинет белән берләштерелә һәм аңа “Хезмәт Даны музее” дигән исем бирелә. 2002 елның 15 феврале музейның икенче туган көне була. Ул бу вакытта дүрт – беренче юл салучылар, нефть, Муса Җәлил һәм Хезмәт Даны залларын берләштерә. 2005 елда Муса Җәлилнең тууына 100 ел тулуга әзерлек кысаларында масштаблы реконструкция үткәрелә. Бик күп экспонатлар барлыкка килә. Идарә тарихына багышланган өстәмә зал ачыла, поселок оешмалары һәм учреждениеләре эшчәнлеге хакында күп санлы стендлар ясала. Бирегә җәлиллеләр дә, әйләнә-тирә авыллар һәм күрше районнардан да еш киләләр. Укучылар, яшь нефтьчеләр өчен поселокка нигез салучылар, данлы нефтьчеләр, хезмәт династияләре вәкилләре һәм башкалар катнашында оярашулар үткәрелә. Кыскасы, музейда бик күп яңа әйберләр хакында белергә, кызыклы кешеләр белән танышырга мөмкин.