Сарман районында исерек шоферларны ачыклау буенча рейдлар бара
Айнык булгач, курыкмыйча өрә Нияз абый Республикада, исерткеч эчемлекләр кулланып, юл һәлакәтләренә очраучыларның саны дистәләп кенә түгел, меңәрләп исәпләнә. Шуның өчен соңгы вакытларда юлда исерек шоферны тоту көчәйтелгән режимда алып барыла. Сарман юл патруле хезмәте инспекторлары даими рәвештә рейдларга чыгып торалар. Шундый рейдларның берсе 22 гыйнварда Җәлил бистәсендә үткәрелде. Хезмәткәрләр...
Айнык булгач, курыкмыйча өрә Нияз абый
Республикада, исерткеч эчемлекләр кулланып, юл һәлакәтләренә очраучыларның саны дистәләп кенә түгел, меңәрләп исәпләнә. Шуның өчен соңгы вакытларда юлда исерек шоферны тоту көчәйтелгән режимда алып барыла.
Сарман юл патруле хезмәте инспекторлары даими рәвештә рейдларга чыгып торалар. Шундый рейдларның берсе 22 гыйнварда Җәлил бистәсендә үткәрелде. Хезмәткәрләр биш сәгать эчендә 20 беркетмә төзеделәр, шуларның берсе - исерек халәттә автомобильдә йөрүчегә. Ул, 1987 елгы егет, кичке сәгать алтылар тирәсендә Кол Шәриф урамында тоткарланды. Аның канында 0, 287 миллиграмм алкоголь табылды. Исерекләр генә түгел, наркоманнар да очрый икән Сарман юлларында. 20 январьда саклык банкы янында Чаллы якларыннан килгән наркотик исереклелек халәтендәге кешене тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта аның материаллары судта карала.
- Бүгенге көндә 20 кешенең исереп "эләккәне" өчен утызар мең штраф түлисе бар. Штрафларын ике ай эчендә түләмәгән очракта, эшләре суд приставларына китә. Ул вакытта инде штраф күләме бермә-бер артачак, - ди полиция инспекторы Радик Сәлимов.
Юлда туктаган машиналарга утырганда да игътибарлы булыгыз. Октябрь аенда бер ир-ат Урта Кәшер авылыннан Иске Кәшер авылы кибетенә төшкәндә, танышы туктап, аны машинасына утырта. Күпмедер барганнан соң, шофер машина белән идарә итүен югалта, һәм юл кырыена төшеп китә. Машина йөртүче исерек кешенең үзенә бер нәрсә дә булмый, ә менә пассажир умыртка баганасын сындыра.
Булган юл фаҗигаләрен без үзебезнең sarman-rt.ru сайтында ЮХИДИ хезмәт-кәрләре биргән оператив хәбәрләргә нигезләнеп, урнаштырып барабыз, һәм кайвакыт бу хакта укучыларыбызның тискәре фикерләрен дә ишетергә туры килә. Без бу язмаларны, фәкать, юлда йөрүчеләр гыйбрәт алсын, ваемсызланып, руль артына утырганда, җаваплылык хисләрен югалтмасыннар, юлларда сак йөрсеннәр өчен куябыз.
Ленар Ибраһимов, ЮХИДИ бүлекчәсенең өлкән дәүләт инспекторы:
- Без көн саен диярлек рейдлар үткәрәбез, атнага уртача 3-4 исерекне дә тоткарлыйбыз. Машина йөртүчеләр исерек килеш руль артына утырмасыннар иде, чөнки исерек шофер - ул җинаятьче. Күпме кешегә кайгы китерә, гарип калдыра, күпме кешенең гомерен өзә. Шоферлар юлларда исән-сау гына йөрсеннәр, юл йөрү кагыйдәләрен бозмасыннар.
Фирдания Салихова, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры:
- Быелның 1 январеннан алып 22 январьга кадәр район территориясендә 3 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 8 кеше зыян күрде. 3 кешенең гомере өзелде. Юл-транспорт фаҗигаләрендә зыян күргән 2 кешене хастаханәгә авыр хәлдә китерделәр. Аларның берсенең ике аягының да бот сөякләре, бер кулы сынган, икенчесенең уң як бот сөяге сынган. Боларның һәркайсы - озак һәм авыр төзәлә торган яралар. 3 кеше җиңелчә тән җәрәхәтләре алды. Аварияләрдә зыян күргән 1 кеше - Әлмәт, 3 кеше Чаллы шәһәре хастаханәсендә дәвалана.
Бу вакыт эчендә булган янгында шулай ук 2 кешенең гомере өзелде.
Имгәнү тиз булса да, аларны төзәтү авыр. Кайберләрен берничә айлар буе дәваларга туры килә. Сынган, җәрәхәтләнгән урыннар үзләрен гомер буе да сиздереп торырга мөмкин. Ә инде өзелгән гомерләрнең булуы аеруча аяныч. Шуңа күрә машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә юлларда сак булсыннар иде.
Сарман юлларында исерек халәттә тоткарланган шоферлар саны
2012 елның гыйнвары - 7
2013 елның гыйннвары - 11
2014 елның гыйнвары (23 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча) - 10
Шулай ук укыгыз:
Сарман районында исерек килеш руль артына утырмаска тырышалар
Александровка авылында чыккан янгында ике кеше үлгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев