24 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр хастаханәгә берничә сәгатьтән соң гына мөрәҗәгать иткәннәр
23 гыйнварда 16:10 сәгатьтә Җәлил бистәсендә KIA Rio автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламау сәбәпле, машина белән идарәне югалта һәм баганага килеп бәрелә. Берничә сәгатьтән соң аның ике пассажиры төрле зарлар белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Шулай ук укыгыз: Җәлил егете газ баганасына бәрелгән
-
Сарман гимназиясе директоры Лилия Газимова Лондонда стажировка үтә
Гражданнарның Россия һәм чит ил белем бирү һәм фән оешмаларында әзерлек, яңадан әзерлек һәм стажировка курсларын үткәрү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте "Алгарыш" гранты булдырган. Республика комиссиясе тарафыннан расланган исемлектә Сарман гимназиясе директоры Лилия Газимова да бар . Ул бер атна буена Лондонда стажировка үтәчәк. Хәзерге вакытта стажировка башланып китте инде.
-
Сарман районында исерек шоферларны ачыклау буенча рейдлар бара
Айнык булгач, курыкмыйча өрә Нияз абый Республикада, исерткеч эчемлекләр кулланып, юл һәлакәтләренә очраучыларның саны дистәләп кенә түгел, меңәрләп исәпләнә. Шуның өчен соңгы вакытларда юлда исерек шоферны тоту көчәйтелгән режимда алып барыла. Сарман юл патруле хезмәте инспекторлары даими рәвештә рейдларга чыгып торалар. Шундый рейдларның берсе 22 гыйнварда Җәлил бистәсендә үткәрелде. Хезмәткәрләр...