САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда "Игътибар – балалар" чарасының беренче этабы башланды

2014 елның дүрт ае эчендә Республика юлларында балалар катнашында 108 юл һәлакәте очрагы теркәлде, аларда алты баланың гомере өзелде һәм 129 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Шулар арасында биш һәлакәт очрагы Сарман районы территориясендә булды, аларда биш бала тән җәрәхәтләре алдылар. Шуларның берсе - җәяүле, дүртесе - автотранспорт пассажиры. Һәлакәтләр санын...

2014 елның дүрт ае эчендә Республика юлларында балалар катнашында 108 юл һәлакәте очрагы теркәлде, аларда алты баланың гомере өзелде һәм 129 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Шулар арасында биш һәлакәт очрагы Сарман районы территориясендә булды, аларда биш бала тән җәрәхәтләре алдылар. Шуларның берсе - җәяүле, дүртесе - автотранспорт пассажиры. Һәлакәтләр санын киметү максатында ел саен Республика күләмендә ике этапта "Игътибар - балалар!" профилактик чарасы үткәрелә. 19 майда аның беренче этабы башланды, ул 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында район ЮХИДИ, Мәгариф бүлекләре тарафыннан махсус чаралар үткәрү күздә тотыла. Аның кысаларында транспорт чараларында балаларны махсус утыргычлардан башка йөртүче шоферларны ачыклау максатында 19 майдан 29 майга кадәр "Бала - төп пассажир!" исеме астында ункөнлек үткәрелә. Шулай ук җәяүлегә юл бирмәүче шоферлар да, кагыйдә бозучы җәяүлеләр дә аерым игътибар астында булачаклар.

Яшь юл кагыйдәсен бозучылар категориясе белән дә эш көчәйтелә. 14 яше тулмаган килеш юлдан велосипедта йөрүче, юл кырыннан барганда транспорт уңаена хәрәкәт итүчеләр, юл кичү урыннары булган килеш тә юлны тиешсез урыннан чыгучылар, юлда уйнап, йөгереп йөрүчеләр, 16 яше тулмаган килеш һәм йөртү таныклыгыннан башка скутер, мотоцикллар белән идарә итүчеләр махсус рейдлар барышында ачыкланачаклар.

Реклама

Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X