20 май 2014 яңалыклары
-
Районда "Игътибар – балалар" чарасының беренче этабы башланды
2014 елның дүрт ае эчендә Республика юлларында балалар катнашында 108 юл һәлакәте очрагы теркәлде, аларда алты баланың гомере өзелде һәм 129 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Шулар арасында биш һәлакәт очрагы Сарман районы территориясендә булды, аларда биш бала тән җәрәхәтләре алдылар. Шуларның берсе - җәяүле, дүртесе - автотранспорт пассажиры. Һәлакәтләр санын...
-
Район егетләренең үзләре теләгән гаскәрләргә эләгәсе килә
Армиягә беренче җибәрүләр башлангач, егетләр алдына "Нинди гаскәрләргә эләгермен икән?" дигән сорау килеп баса. Һәркайсының үзе теләгәнгә эләгәсе килә, әлбәттә. Ә безнең егетләр нинди гаскәрләрдә хәрби хезмәт үтәргә тели икән? "ВКонтакте" төркемендә аноним сораштыру бу сорауга җавап табарга ярдәм итәр.
-
Сарманда район яшьләре Форумы үткәрелде
Бүген, 20 май көнне, "Сарман" кинотеатрында "ПолитЗавод-2014" республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында район яшьләре Форумы үткәрелде. Аның эшендә район башлыгы урынбасары - "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе Политсоветы секретаре урынбасары Гүзәл Гәрәева, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдинов, "Бердәм Россия" сәяси партиясе, "Бердәм Россия"...
-
Сарман районы командасы "Аҗаган-2014" уенының финал этабында уңышлы чыгыш ясады
5-7 май көннәрендә Казан шәһәренең "Патриот" үзәгендә "Аҗаган-2014" хәрби спорт уенының финал этабы үтте. Финалга чыккан 14 район арасында Сарман районы да бар иде. Безнең районны икенче санлы Җәлил урта мәктәбе командасы тәкъдир итте. Аның командиры Радмир Магалимов булды. Шулай ук команданың составында Раил Зәкиев, Тимур Вәлиев, Альфред Гимаев, Рәмис...
-
Район агрофирмаларында җәйләүләргә чыктылар
Агрофирмаларда терлекләрне җәйге лагерьларга күчерү төгәлләнеп килә. Бүген-иртәгә җәйләүләрнең соңгысы - Күтәмәледәгесе терлекләрне кабул итәчәк. Районда унтугыз җәйге лагерь бар. Маллар анда күчерелгәч, фермаларда ремонт, төзекләндерү эшләре башлана.
-
Азалак мәктәбендә түбә ремонты төгәлләнде
2012 нче елның декабрендә көчле җил мәктәп түбәсен алып ташлады. Спортзал өлешенә көчле су үтә башлады. Мәктәпнең актлар залы булмау сәбәпле, барлык мәктәп күләмендәге чаралар спортзалда үтә. Безнең матур кичәләребезне ямьсезләп, түшәмнәр карала башлады. Инде менә укучыларның һәм укытучыларның күптән көткән түбә ремонты төгәлләнде. Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең...
-
Район кырларында чәчү төгәлләнеп килә
Район кырларында чәчү, үсемлекләрне тәрбияләү эшләре дәвам итә. 56397 гектарда чәчелгән мәйданнарның 39073 гектарын бөртекле культуралар алып тора. Бодай чәчү соңгы гектарларда бара, шулай ук кукуруз чәчү дә - төгәлләнү алдында. Хәзер төп көч рапс чәчүгә юнәлтелә, ул барлыгы 8500 гектарда игеләчәк. Басуларда үсемлекләр тишелеп чыкканчы (3800 гектар) һәм тишелеп...
-
Җәлил янгын часте командасы күчмә кубокка ия булды
Узган атнада Җәлил бистәсенең 32 нче янгын часте территориясендә көчләрне һәм чараларны җәеп җибәрү буенча ярышлар узды. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгышыннан 13 янгын часте командалары катнашты. Җәлил янгын часте командасы беренче урынны алды һәм күчмә кубокка ия булды. 6 июньдә алар Федераль Янгынга каршы хезмәтнең икенче отрядын республика ярышларында тәкъдир итәчәкләр....
-
Яхшыбай авылыннан гадәти булмаган күренеш
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына чираттагы фото килде. Анда Яхшыбай авылыннан гадәти булмаган күренеш төшерелгән. Фотоны Алсу Абдуллина җибәрде.