САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Декларация кампаниясе ахырына якынлаша

2023 ел нәтиҗәләре буенча салым декларациясе кампаниясе тәмамланырга санаулы гына вакытлар калып бара.

2 майга кадәр гражданнар салым суммасын исәпләргә һәм салым органына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга бурычлылар. 2023 ел керемнәре турында отчетны салым салуның гомуми системасында эшләүче шәхси эшмәкәрләр, эшләүче нотариуслар һәм адвокатлар бирергә тиешләр. Шулай ук узган ел милек хисабында минималь сроктан азрак булган мөлкәтен сатучы гражданнар, якын туган булмаган кешеләрдән кыйммәтле бүләкләр алучылар, лотереяга әйбер отучылар, арендага милек биреп торучылар һәм Россия Федерациясеннән читтә булган чыганаклардан керем алучылар да декларация тапшырырга тиешләр.
Декларациядә исәпләнгән сумманы агымдагы елның 15 июленнән дә калмый түләргә кирәк.
Рәсем — ru.freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев