САРМАН

Сармановский район

Рус Тат
Язылу турында

Ташламалы ункөнлектә язылу – арзанрак

Хөрмәтле райондашлар! 2022 елның II яртыеллыгы өчен район газеталары “Сарман” белән “Новый Сарман”га язылу дәвам итә. Ә 6-16 июнь көннәрендә аларга арзанрак бәягә язылырга мөмкин.

Бу көннәрдә язылучылар өчен “Сарман”ның бәясе – 717,36 (тулы бәясе - 773,76), ә “Новый Сарман”ныкы – 444,12 (тулы бәясе – 477) сум. Бу - бер айга “Сарман” нибары – 100 сумнан, ә “Новый Сарман” 70 сумнан бераз гына артыгракка төшә, дигән сүз.
Альтернатив подписка да – гамәлдә. Бу очракта “Сарман” газетасының бәясе – 450, “Новый Сарман”ның 400 сум булачак, һәм, аларга редакциядә я үзәк базар территориясендәге “Фотоэксклюзив” салонында язылып, шуннан килеп аласы була.
“Сарман” ул – район, ил-көн яңалыклары, тырыш кешеләребез, күренекле якташларыбыз, гыйбрәтле һәм кызыклы язмышлар, хокук, сәламәтлек, гаилә, тормыш итү серләре, файдалы киңәшләр, аш-су һәм тормыш-көнкүрештә һәрвакыт кирәк булып торган башка бик күп, бик күп язмалар, дигән сүз.
Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк. Ташламалы ункөнлектән файдаланып калыгыз, дуслар!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев