САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язылу турында

“Үсентеле атна” җиңүчесе Айсылу Билалова – даими абунәчебез

Сарманның “Кояшкай” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Айсылу Билалова “Сарман” газетасын даими алдыра.

Агымдагы елның икенче яртыеллыгы өчен язылып, ул бүләккә чәчәк үсентеләре алды.
- “Сарман”ны шактый еллар алдырабыз һәм яратып укыйбыз. Әнинең дә яраткан газетасы ул. Бигрәк тә анда бастырылган рецептлар, файдалы киңәшләр кызыклы. Котлаулардагы матур сүзләрне үзебез өчен алып та куябыз. Райондашлар арасындагы таныш кешеләр турындагы язмаларны кызыксынып укыйбыз. Гомумән, район хәбәрләрен газетадан белеп барабыз, - диде Айсылу Нәфис кызы.
Икенче җиңүчебез Фәйрүзә Шириязданова да газетабызның бай эчтәлекле, кызыклы булуын әйтте.
“Үсентеле атна”ның спонсоры – “БукетИК” кибете хуҗасы Сөмбел Солтанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев