САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язылу турында

“Үсентеле атна” җиңүчеләрен ачыкладык

“Сарман”, “Новый Сарман” газеталарына 2022 елның икенче яртыеллыгы өчен язылучылар арасында билгеле бер вакыт аралыгында төрле призлар уйнатуыбыз хакында даими хәбәр итеп торабыз.

“Үсентеле атна” кысаларында язылган 19 райондашыбыз арасында бүген матур чәчәкләр хуҗаларын ачыкладык. Болар - Сарман авылында яшәүче Фәйрүзә Шириязданова һәм Айсылу Билалова. Без абунәчеләребезне тәбриклибез һәм безнең белән булулары өчен рәхмәт әйтәбез.
Ә 6-16 июнь көннәрендә исә район газетасына ташламалы язылу декадасы бара. Бу көннәрдә газеталарга очсызрак бәядән: “Сарман”га – 717,36 (тулы бәясе - 773,76), ә “Новый Сарман”га 444,12 (тулы бәясе – 477) сумнан язылырга мөмкин. Бу - бер айга “Сарман” нибары – 100 сумнан, ә “Новый Сарман” 70 сумнан бераз гына артыгракка төшә, дигән сүз.
Альтернатив подписка да – гамәлдә. Бу очракта “Сарман” газетасының бәясе – 450, “Новый Сарман”ның 400 сум булачак, һәм, аларга редакциядә я үзәк базар территориясендәге “Фотоэксклюзив” салонында язылып, шуннан килеп аласы була.
Бу ункөнлек бездә “Бәйрәм атнасы” дип тә игълан ителде. Әлеге чорда язылучылар арасында Сабантуй бүләкләре уйнатачакбыз. Безнең белән бергә булыгыз, хөрмәтле дуслар!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев