САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Гүзәл Уразова кызына паспорт сурәте төшкән торт бүләк иткән (ФОТО)

Гүзәл Уразованың өлкән кызы Элларига 14 яшь тулган. Бу уңайдан ул кызына паспорт сурәте төшкән торт бүләк иткән

"Менә шундый торт белән чәй эчтек бүген", - дип язган Инстаграмга Гүзәл Уразова.

Илдар Хәкимовның да соңгы ике посты кызы Элларига багышланган. "Эллари балакаем! Сине туган көнең белән котлыйм! Әле яңа гына туган кебек идең. Сизелми дә калды, син инде үсеп буйга җиттең. Кызым, мин сине бик яратам. Син шундый сөйкемле, шундый акыллы. Мин сиңа һәрвакыт бәхет теләп йөрим. Әти теләгән кабул була ди. Озын гомерле, сау сәламәт, бәхетле бул! Теләкләргә Әниең, Камилла, Самир, туганнар, дуслар, барысы да кушыла!" - дип күңелләргә үтәрдәй сүзләр язган җырчы. 

 

 

Фото: скриншот

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев