САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Фирдүс Тямаевның «крышасы» кем? +ВИДЕО

Җырчының әнисе эшсезләргә эш табарга вәгъдә итә.

Фирдүс Тямаевның әнисе бер көнгә кунакка килгән. Җырчы әнисе белән төшкән видео куйган.

«Минем балама начар комментарийлар язучыларны эшләргә чакырам. Барыгызга да эш табам. Ат та, сыер да, үгезләр дә, казлар да бар», — ди әнисе.

 

Җырчы да әнисен хуплап: «Кемнәрнең эше юк? Кем эшсез диванда ята? Кайтыгыз эшләргә», — дип күз кыса.

Инстачылар арасында каз йолкырга кайтырга теләүчеләр бар. Алар берәр каз биреп җибәрерләр дип өметләнә.

Бу видеоны Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов күреп алып, «җавап та биргәннәр». Видеода «хәзер Нурлат князен „чәйнәп“ булмый инде. Аның крышасы бар, авылдан әнисе килгән. Дивания Критиковналарны эшкә чакыра. Князь акча да түли икән», — дип эшкә кайтырга җыенгандай итәләр алар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X