САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Азат Абитов Ваһапов фондыннан китте: "Шатлыклы да, күңелсез дә..."

Ваһапов фестивале лауреаты, танылган җырчы Азат Абитов Ваһапов фондыннан киткән. Азат фонд белән 7 ел дәвамында хезмәттәшлек итте. Хәзер ул үзен "ирекле артист" ди.

“Мин хәзер игълан итәргә җыенган мәгълүматны күпләр ишетте бугай. Шулай да аны рәсми рәвештә игълан итәргә кирәк дип саныйм, чөнки минем өчен бу бик зур вакыйга.

Ваһапов фонды белән контракт нигезендә 7 ел эшләгәннән соң, Ваһапов фондәы лейблыннан киттем. Киттем дигән сүз дөрес түгел, мин анда хәзер юк, мин хәзер ирекле артист һәм русча әйткәндә, “сам себя представляю”.

Ваһапов фонды белән контрактны без, Аллаһка шөкер, беренче көннән алып соңгы көненә кадәр исән-сау гына эшләп чыктык. Фонд белән дә, Рифат Әхмәтович белән дә әйбәт мөнәсәбәтләрдә калдык һәм алдагы көннәрдә дә әйбәт мөнәсәбәтләрдә эшләрбез дә, яшәрбез дә дип ышанып калам.

Бу, бер яктан, бик шатлыклы вакыйга, чөнки 7 ел элек куйган максатларның барысына да ирештек дип саныйм. Икенче яктан, бик күңелсез, чөнки 7 ел ул аз вакыт түгел, гомеремнең өчтән бер өлеше. Мин әлеге елларны шушы Ваһапов фондында үткәрдем, анда үстем. Моның өчен Рифат Әхмәтовичка бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Мине, 7 ел элек беркем дә белмәгән егетне күреп алып, үз канаты астына алып, зур сәхнәләргә чыгарды. “Эстрадага, сәхнәгә чыгарам, йолдыз, артист ясыйм” дип вәгъдә бирде һәм сүзендә торды. Ул үз эшенең остасы.

Эстрада гына түгел әле, белгәнегезчә, мин үземнең мәхәббәтемне табып, гаилә дә корып җибәрдем. Рифат Әхмәтович мине мәдәният институтына, Винера Ганеева классына укырга кертте. Сүз уңаеннан, Винера Ахатовнага да зур рәхмәт, минем иҗатымда ул да бик зур роль уйный. Ваһапов фондында эшләүче коллективка аерым рәхмәт, чөнки Азат Абитов проекты өстендә бергәләп эшләдек, барысы да бик күп көч куйды.
Контракт бетте дә, фонда, концертларда башка күренмәячәкмен дигән сүз түгел. Аллаһы Боерса, әле зур проектлар булыр, аларда күрешербез, җырларбыз, эшләрбез.

Реклама

Шушы 7 ел минем өчен бик зур тормыш мәктәбе булды, чөнки мин бик күп нәрсәләргә өйрәндем, ишеттем, белдем, аңладым, бик күп бөек шәхесләр белән таныштым, аралаштым. Россиянең иң зур залларында, чит илләрдә чыгыш ясадым. Мин моны беркайчан да онытмаячакмын. Ваһапов фондына, Рифат Әхмәтовичка бик зур рәхмәт.

Иҗатка килгәндә, бу вакыйга минем иҗатымда борылыш чоры. Бу миңа бик күп мотивация бирә. Иҗат итәргә ашкынып торам. Яңа җырлар яздыра башладым, сез аларны тиздән ишетерсез. Яңа клиплар, яңа образларны күрерсез. Әлбәттә, бу җаваплы чорда миңа сезнең терәк булуыгыз бик кирәк.

Шушы 7 ел эчендә сезнең, гаиләмнең ярдәменнән башка мин бернигә дә ирешә алмаган булыр идем. Алдагы көннәрдә дә бергә булырбыз дип ышанып калам. Мин моңа шикләнмим, чөнки минем тамашачылар дөньяда иң яхшылары. Минем белән булганыгыз өчен бик зур рәхмәт”, – дип сөйли җырчы. 
 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/azat-abitov-vaapov-fondynnan-kitte-shatlykly-da-kelsez-d

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X