САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зәйнәб апа Хөснуллина бу көнне ел саен күз яшьләре белән искә ала

«Сөбханалла, нинди матурлар, күркәм балалар килгән кунакка” – дип каршы алды Нөркәй балалар бакчасы нәниләрен тыл ветераны Хөснуллина Зәйнәб әбиләре.

Балалар “сугыш, ачлык” турында ишетеп кенә белсәләр дә, Зәйнәб әбиләренең сөйләгәннәрен бик дикъкат белән тыңладылар. “Әткәйне сугышка алганда әнкәй һәм 6 бала елап озатып калдык. Мин иң олысы идем. Әниләре көне –төне эштә. Бервакыт хат килеп төшкәч, хатны күтәреп басуга йөгердек. Ә хат кайгылы хәбәр китергән. Шул вакыт “әткәгез үлгән” диеп әнкәй алтыбызны да кочаклап утырып елады да безне кайтарып җибәрде, ә үзе басуда эшен дәвам итеп калды. Бик авыр булды сугыш еллары: ачлык та, ялангачлыкны да – барсын да күрдек. Бер үлән калмады, кәлҗимә ашадык. Бер энебез яз көне кар астыннан чыккан бодай ашап агуланып үлде. Ачлык шул кадәрле йөрәкләргә үтте, бер энебез сугыш тәмамланыр алдыннан, җиңү көннәре якынлашканда ачлыктан шешенеп үлде” - дип сөйләде Зәйнәб әби күз яшьләре аша.

Хөснуллина Зәйнәб Каюм кызы 1931 елның 11 сентябрендә туа. Гомере буе фермада бозау карый, төрле эшләрдә эшли. Хәзерге көндә һәр туган таңга сөенеп намазын укый, балаларына изге теләкләрен теләп, хәер – фатихасын биреп үзенең өендә яшәп ята. Җәен бакчада эшләргә ярата, әле кош – кортта үстерә икән, йортны да тәртипләп тота.

“Сезгә карап сокланып торам: өсләрегез бөтен, йөзләрегез көләч. Ил-көннәребезгә тынычлык, саулык – сәламәтлек теләп тыныч яшәргә язсын, сугыш җилләре исмәсен, әти-әниләрегезнең кадерлеләре булып үсегез” - дигән теләкләрен әйтеп, озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев