САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәйдә “изге йөрәкләр” өлкәннәрне котладылар

1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь "Өлкәннәр көне" итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, соңрак бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Шушы уңайдан Зур Нөркәй мәктәбе коллективы "Изге йөрәкләр" акциясе оештырды. Укучылар Һәр йортта яшәгән әби-бабайларны бәйрәмнәре белән котладылар, үз куллары белән ясаган открыткаларны бүләк...

1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь "Өлкәннәр көне" итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, соңрак бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.

Шушы уңайдан Зур Нөркәй мәктәбе коллективы "Изге йөрәкләр" акциясе оештырды. Укучылар Һәр йортта яшәгән әби-бабайларны бәйрәмнәре белән котладылар, үз куллары белән ясаган открыткаларны бүләк иттеләр.

Мондый болгавыр заманда балаларыбызны миһербанлы, шәфкатьле итеп тәрбия кылырга өлкәннәребезнең ярдәме бик кирәк.

Гаиләдә буыннар чылбыры бервакытта да өзелмәсен! Хөрмәтле өлкәннәребез сау-сәламәт булып, дөньяга ямь биреп яшәсеннәр, урыннары өйнең түрендә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев