САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Нөркәй мәктәбендә Өлкәннәр көне зурлап билгеләп үтелде

Өлкәннәр көне уңаеннан Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Лидия Габдрахманова, Лилия Саетова, Илмира Әхәтова, Ландыш Мәхубрахманова укучылар белән берлектә "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне" дигән темага бәйрәм кичәсе үткәрделәр, әби-бабайларны кунакка чакырдылар. Бәйрәм кичәсе өлкәннәргә багышланган сценарий белән башланып китте. Кунакка әкият геройлары килгән иде. Өлкәннәребез аларның кызыклы...

Өлкәннәр көне уңаеннан Зур Нөркәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Лидия Габдрахманова, Лилия Саетова, Илмира Әхәтова, Ландыш Мәхубрахманова укучылар белән берлектә "Олыласаң олыны - олыларлар үзеңне" дигән темага бәйрәм кичәсе үткәрделәр, әби-бабайларны кунакка чакырдылар.

Бәйрәм кичәсе өлкәннәргә багышланган сценарий белән башланып китте. Кунакка әкият геройлары килгән иде. Өлкәннәребез аларның кызыклы биремнәрен ошаттылар, мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар. Кичә шаян биюләр, дәртле җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Ахырдан балалар әби-бабаларына үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм ахырында кунаклар исеменнән Тәзбир Гәрәев мәктәп коллективына, укытучыларга, укучыларга рәхмәтен белдерде, эшләрендә һәм укуларында зур уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев