САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Юлтимердә әниләрне зурладылар

Җир йөзендә әниләрдән дә кадерле, якын кеше юк. Без әниләргә безгә гомер биргәннәре , көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап, күз карасыдай үстергәннәре өчен гомер буе бурычлы.

Юлтимер балалар бакчасында эшләүче педагоглар да бу төшенчәләрне бакчада тәрбияләнүче балаларга һәрдаим аңлатып, төшендереп торалар. 23 нче ноябрьдә үткән Әниләр бәйрәменең максаты да әниләргә карата хөрмәт, ярату хисен арттыру, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, үсеп буйга җиткәч тә аларны кайгыртып торырга кирәклеген төшендерү булды. Балалар әниләренә багышлап матур җырлар, биюләр башкардылар, үз куллары белән әниләренә бүләк ясадылар. Бәйрәмебез бик эчтәлекле һәм матур үтте.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X