САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлтимер балалар бакчасы елдан-ел матурлана

Юлтимер авылы ба­ла­лар бак­ча­сында күптән булганым юк. Ә анда күпме үзгәрешләр булган икән! Бакча ел­дан-ел ма­тур­ла­на. Капкадан керүгә, поезд пассажирлары - куяннар сәламли, алар гүя гүзәл һәм самими балачакка дәшә. Куяннарга карагач, шул чакларның бер генә мизгелен булса да кайтарасы килә. Озынколаклар белән бергә күңел ниндидер әкият иленә китәргә ашкына....

Юлтимер авылы ба­ла­лар бак­ча­сында күптән булганым юк. Ә анда күпме үзгәрешләр булган икән! Бакча ел­дан-ел ма­тур­ла­на.

Капкадан керүгә, поезд пассажирлары - куяннар сәламли, алар гүя гүзәл һәм самими балачакка дәшә. Куяннарга карагач, шул чакларның бер генә мизгелен булса да кайтарасы килә. Озынколаклар белән бергә күңел ниндидер әкият иленә китәргә ашкына. Куяннар, алар янында торган Антарктида кунаклары - пингвиннарны күргәч, тизрәк эчкә үтәсе, могҗизалар илендә тагын ниләр бар икән, шуны күрәсе килә.

Әле яңа гына шытып килүче нәни орлыклар - балаларның - тәүфыйклы, ныклы булып үсүенә җирлек, балалар бакчасында ук салына. Әлеге яхшы сыйфатларны тәрбияче күреп алып, үстерә, ныгыта бара. Юлтимер авылы тәрбиячеләре дә моны аңлыйлар. Лилия Афзалетдинова балалар бакчасы мөдире булып, 2011 елда эшли башлый. Аның һәм тәрбиячеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ишегалдында сихри дөнья барлыкка килә: машина, тропик илләрдә үсә торган пальма агачлары, ат, мәче, җил тегермәннәре, парлы аккошлар бар монда. Ишегалды гына түгел, бина эче дә аллы-гөлле төсләргә буялган, диварларыннан әкият геройлары карап елмая: шук куяны, хәйләкәр төлкесе күз сирпи, бәбкәләре белән үрдәк йөзә. Кайсы якка карасаң да, һәр җирдә самими балачак иле хөкем сөрә.

Кемнәрдер табигатьне пычратканда, Юлтимер авылы балалар бакчасында эшләүчеләр, киресенчә, көнкүреш калдыкларны җыеп, чистартып, ишегалдын матурлау өчен сыннар ясыйлар. Кул астында булган төрле чүп-чар, машина тәгәрмәче, чәйнекләр, шешәләр кабат кулланылышка керә. Балалар бакчасындагы һәр уенчык та күңел җылысы биреп ясала. Кечкенә балаларны сөендерүче, күзне иркәләүче сыннар икенче тормыш ала.

Быел "Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә иң яхшы участок (мәйданчык)" конкурсы игълан ителде. Юлтимер балалар бакчасын карап, сокланып чыктым, миңа калса, ул жюри әгъзаларына да һичшиксез ошар. Ләкин бакча мөдире Лилия Гайсовна болай ди: "Безнең төп максат җиңү түгел. Балаларга, килгән кунакларга бакчабыз сөенеч, күтәренке кәеф бирсен өчен тырыштык. Үзем дә кечкенә балаларны, табигатьне яратам, җитәкчелек иткән бакчамны иң матуры итеп күрәсе килә. Өйгә кайткач та, әллә нинди идеяләр уйлап йөрим. Хезмәттәшләрем хуплап ала да, ясап та куябыз".

Шуңадыр, ба­ла­лар бакчага те­ләп йө­ри, ма­тур­лык һәр­кем­не үзе­нә җә­леп итә. Ә монда һәрнәрсә үзенчә матур. Балачак - үзе дә чәчәк кебек матур бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев