“Җырлы балачак илендә” XII  районкүләм  сәләтле балалар бәйгесенең  гала-концерты узды
Җәмгыять

“Җырлы балачак илендә” XII районкүләм сәләтле балалар бәйгесенең гала-концерты узды

.

30 май көнне Әнвәр Залаков исемендәге ял паркында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан авыл җирлекләрендәге яшәүче балаларның “Җырлы балачак илендә” XII  районкүләм  сәләтле балалар бәйгесенең  гала-концерты узды.  Сәләтле балаларны барлау, катнашучыларның башкару осталыгын арттыру, яшь талантларны профессиналь сәхнәгә эзерләү, татар халык көйләрен һәм классик әсәрләрне пропагандалау максатыннан уздырылган бу бәйгедә район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә яшәүче 500 гә якын бала катнашты. Җиңүчеләргә төрле дәрәҗәдәге Дипломнар, истәлек бүләкләре Һәм сертификатлар тапшырылды.

Чыганак: https://www.instagram.com/p/CPhxGtcHBTp/?utm_medium=copy_link


Нет комментариев