Янурыста Гөлсем апа Гомәрова йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Янурыс авылында яшәүче Гөлсем апа Гомәрованы бүген йөз яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләделәр. Аны котларга, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын, муниципаль район башлыгы Нәфис Закировның истәлекле бүләген тапшырырга район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина,...

Янурыс авылында яшәүче Гөлсем апа Гомәрованы бүген йөз яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләделәр. Аны котларга, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын, муниципаль район башлыгы Нәфис Закировның истәлекле бүләген тапшырырга район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлнара Хуҗина, Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева килгәннәр иде. Бөек мөгаллимәгә багышлап, мәктәп укучылары матурлар шигырьләр, җырлар башкардылар. Үзе укыткан укучысы Әшрәфулла Зарипов аңа багышлап шигырь сөйләде. Юбилярны якын итеп, оныклары, туганнары кайткан иде. Гөлсем апа бүгенге көндә килене Насиха тәрбиясендә яши.

Тулырак язманы газетабызның 24 сентябрь саныннан укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 28 июнь 2022 - 08:55
    Кәүҗияктә Раиф абыйның юбилеен бәйрәм иттеләр
  • 22 июнь 2022 - 15:39
    Хәтер көне балалар өчен дә кирәк
  • “Нечкәбил” иң нечкә хисле әниләрне җыйды
  • Район егетләрен армиягә озаттылар
  • Крестьян-фермер хуҗалыклары басулары бәя алды
  • Районда «Иң яхшы автобус йөртүчесе» ачыкланды
  • Сарманлылар Сары тауны гөрләттеләр
  • Сарман сәнгать мәктәбе укучылары тамашачыларны иҗат кичәсенә җыйдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар