19 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Янурыста Гөлсем апа Гомәрова йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Янурыс авылында яшәүче Гөлсем апа Гомәрованы бүген йөз яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләделәр. Аны котларга, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләү хатын, муниципаль район башлыгы Нәфис Закировның истәлекле бүләген тапшырырга район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина,...
-
Өчөйле Саклау китапханәсендә балалар бакчасына йөрүче балалар өчен экскурсия үткәрелде
Яңа төзелгән Өчөйле Саклау авыл китапханәсенә балалар бакчасына йөрүче балалар өчен экскурсия үткәрелде. "Нәниләр өчен" дип аталган күргәзмәдәге яңа китаплар белән балалар бик яратып таныштылар. Китапханәче апаларының сөйләгән кызыклы әкиятләре, китап уку турында әйтелгән җылы сүзләре нәниләрне китапханәгә тагын килергә җәлеп итте һәм бик уңай тәэсирләр калдырды.
-
Ләкедән Тазовлар гаиләсе республика фотоконкурсының "Гаилә" номинациясендә җиңделәр
Узган атнада Казан федераль университетының филология һәм сәнгать институтында "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" республика фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурска барлыгы ике меңнән артык татарстанлы республиканың матур гаиләләрен, табигатенең гүзәллеген тасвирлаган дүрт меңнән артык фоторәсем җибәргән булган. Алты номинациядә өчәр җиңүче билгеләнде. Ләкедән Иван һәм Ольга Тазовлар "Гаилә" номинациясендә I урынны...
-
Иске Имән зиратында өмә үтәчәк
28 сентябрьдә Иске Имән авылы зиратын җыештыру буенча өмә оештырыла. Бу якты дөньяда йортларыбызны ничек чиста тотсак, әби-бабаларыбыз, якыннарыбызның мәңгелек йортларын да шулай тәртиптә тотыйк әле. Аллаһының рәхмәте белән өмәгә рәхим итегез. Ул сәгать 8:00 дә башлана. Хәбәрне Сабир хәзрәт җиткерде.
-
Районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда "Музейда белем көне" акциясе үтте
Һәр елның сентябрь аенда Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре "Музейда белем көне" акциясе кысаларында Сарман гимназиясенең беренче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәресләр уздыра. Балалар төрле сорауларга җавап бирәләр, шигырьләр сөйлиләр, пазллар җыялар. Әлеге чара укучылар күңелендә бик кызыклы маҗара булып саклана. Шулай ук...