САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район үзәгендәге ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте

Район үзәгендәге ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте - 2017 ел хуҗасы әтәч үз вәкаләтләрен эткә тапшырды. Әтәч белән саубуллашырга әкият геройлары да килгән иде. Сарманлыларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, изге теләкләрен юллады һәм оешма, учреждение территорияләрен, урамнарны, үзәк чыршы тирәсен бизәүдә, кар сыннары ясауда...

Район үзәгендәге ял паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы үтте - 2017 ел хуҗасы әтәч үз вәкаләтләрен эткә тапшырды. Әтәч белән саубуллашырга әкият геройлары да килгән иде. Сарманлыларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, изге теләкләрен юллады һәм оешма, учреждение территорияләрен, урамнарны, үзәк чыршы тирәсен бизәүдә, кар сыннары ясауда үзләреннән зур өлеш керткән хезмәт коллективларына, эшмәкәрләргә, Ләке, Рангазар, Чыршылы авыл җирлекләренә район советы Башкарма комитетының Рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләре тапшырды. Яңа ел темасына рәсем ясау конкурсында призлы урын алган балалар да район башлыгы кулыннан бүләкләр алдылар. Район үзәге генә түгел, "Сарман", "Җәлил", "Нөркәй" агрофирмаларыннан килгән Кыш бабай һәм Кар кызлары да берсеннән - берсе матур котлауларын ирештерделәр. Тантана алар янәшәсендә күңелле биюләр, хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев