САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшыбай музее Күтәмәледән кунаклар кабул итте

Дамир Гарифуллин исемен йөртүче Яхшыбай авыл музее ачылуга әле бер ел да тулмады, ә ул инде даими рәвештә кунаклар кабул итә.

Шушы көннәрдә анда экскурсиягә Күтәмәле мәктәбенең җәйге лагеренда ял итүче балалар килделәр. Алар зур кызыксыну белән экспонатларны карадылар, Яхшыбай авылы тарихы турында видеоролик карадылар. Шул авыл кызы, Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбенең тарих фәне укытучысы Таңсылу Сәхәбиева кунакларны кызыклы мәгьлүматлар белән таныштырды. Балалар кул пычкысы белән утын кисеп тә карадылар, авыл клубы белән дә танышып чыктылар, шигырьләр сөйләделәр, «тәмлүшкәләр» белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев