САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яхшыбай авылы егете Фирданис Ганиев "Ак Барс" белән хоккей уйнады

Шушы көннәрдә "Ак Барс" хоккей командасының яңа составын презентацияләү үтте. Анда, команда уенчыларыннан тыш, хоккей сөючеләр дә катнаштылар. "Ак Барс" белән бер бозда уйнау бәхетенә Яхшыбай авылы егете Фирданис Ганиев та иреште. Ул, презентациядә катнашучыларның башкалары кебек үк, хоккей осталыклары яздырылган видео җибәрде һәм "Ак Барс. Super Skills" командаларының икесенең...

Шушы көннәрдә "Ак Барс" хоккей командасының яңа составын презентацияләү үтте. Анда, команда уенчыларыннан тыш, хоккей сөючеләр дә катнаштылар. "Ак Барс" белән бер бозда уйнау бәхетенә Яхшыбай авылы егете Фирданис Ганиев та иреште.

Ул, презентациядә катнашучыларның башкалары кебек үк, хоккей осталыклары яздырылган видео җибәрде һәм "Ак Барс. Super Skills" командаларының икесенең берсенә эләкте. Командаларга тренерлар билгеләнде һәм егетләр бер ай буе күнегүләр үттеләр. "Яшелләр" һәм "аклар" командалары үзара уенда җиңүчене билгеләделәр. Фирданис уйнаган команда - "яшелләр", җиңү яулап, презентациядә катнашу хокукына ия булды.

Презентация үзе бик кызыклы үтте, егетләр онытылмаслык кичерешләр алдылар. Кыскасы, видеоны карагыз!

Фотолар Фирданис Ганиевның ВКонтакте челтәрендәге шәхси битеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев