Яңа проект старт алды
Хөрмәтле райондашлар!
Яңа елда без тагын бер “Авылда яшәү кемгә рәхәт?” дигән өр-яңа проект башлыйбыз. Проект кысаларында район авылларында яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен яктыртабыз, авылның өстенлекле якларын күрсәтергә, “Авылда яшәү кемгә рәхәт?” дигән сорауга җавап табарга тырышачакбыз. Бу атнада җирлекләрдә башланган халык җыеннары да – авылда яшәүчеләрнең тырыш хезмәтләрен, шатлык-борчуларын, киләчәккә өмет-ышанычларын күрсәтә торган матур бер үрнәк. Без сездән дә теләк-тәкъдимнәр көтәбез, хөрмәтле дуслар. Сезнең җирлектә һәм әйләнә-тирәгездә дә авыл җирендә матур итеп яшәүчеләр бардыр. Безгә шалтыратыгыз, языгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев