САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Озак яллардан соң ничек үз-үзеңне эшләргә мәҗбүр итәргә?

Шампан шәраблары эчелде, салатлар ашалып бетте, мандариннар да туйдыра башлады... Кыскасы, эшкә чыгар көннәр җитә. Озын яллардан соң яңа эш елын күтәренке кәеф белән башлыйсы да бит, юк шул, эшкә чыгасы килми. Күпләргә таныш халәт. Белгечләр теле белән әйтсәк, җайлаша алмау дип атала икән ул. Сүз дә юк, төн буе...

Шампан шәраблары эчелде, салатлар ашалып бетте, мандариннар да туйдыра башлады... Кыскасы, эшкә чыгар көннәр җитә. Озын яллардан соң яңа эш елын күтәренке кәеф белән башлыйсы да бит, юк шул, эшкә чыгасы килми. Күпләргә таныш халәт. Белгечләр теле белән әйтсәк, җайлаша алмау дип атала икән ул. Сүз дә юк, төн буе телевизор карап, төшкә кадәр йоклап гадәтләнгән организм шуны дәвам итүне сорый. Димәк, вакытында йокларга яту - беренче бурыч. Йоклап китә алмыйча интексәгез, җылы ванна, бөтнек, колмак, песи үләне кебек тынычландыргыч үлән төнәтмәләре ярдәм итәр. Икенчесе - ашауны үзгәртү, дөресрәге, җиңеләйтү: кызган, ысланган, тозлы- борычлы әйберләрдән баш тартып, пешкән ит, яшелчә, җиләк-җимешләргә өстенлек бирергә кирәк.

Эш урынында исә, ялларга киткәнче өлгермәгән булсагыз, тәртип кертегез, кирәксез әйберләрне ташлагыз, яңа календарь элеп куегыз. "Бәйрәмгә бәйлелекне" исә психологлар икенче бәйрәм белән дәваларга киңәш итәләр: искечә Яңа елны бәйрәм итеп алыгыз, һичьюгы, яз җитүне, чираттагы ялны көтү кебек уңай тәэсирләр дә булышырга тиеш.

фото:https://pixabay.com/ru/photos/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев