САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветераннар истәлеген кимсеткән өчен җаваплылык каралган

Роберт Сабиров, район прокуроры ярдәмчесе Россиядә Ватанны саклаучылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлеген җәмәгать каршында кимсеткән өчен юридик затларга административ җаваплылык кертелде.

“Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.5 һәм 13.15 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы 58 нче Федераль законда (05.04.2021) каралганча, түбәндәге хокук бозулар өчен адмиинстратив җаваплылык кертелде:
- Ватанны саклаучылар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлеген җәмәгать каршында кимсеткән өчен;
- Халыкара хәрби трибуналның хөкем карары белән Европа илләренең төп хәрби җинаятьчеләренә җәза бирү һәм хөкем итү өчен билгеләнгән фактларны кире кагучы белешмәне тараткан өчен яки әлеге хөкем карары белән билгеләнгән җинаятьләрне хуплаган өчен; шулай ук җәмәгатьчелек арасында II Бөтендөнья сугышы елларында СССР эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышы ветераннары хакында, шул исәптән, массакүләм мәгълүмат чаралары яки мәгълүмати-телекоммуникацион челтәре (Интернет челтәрен дә кертеп) ярдәмендә ялган мәгълүмат тараткан өчен.
Бу гамәлләр өчен юридик затларга 3 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр штраф салу һәм адмиинстратив хокук бозу предметын конфискацияләү яки 3 миллион сумнан 5 миллион сумга кадәр штраф салу каралды.
Закон агымдагы елның 16 апреленнән үз көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев