САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветеран 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә

.

Бүген – 25 январь көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Вахитов Тимергали Миңнебай улына 95 яшь тулды.
 Тимергали абый Рантамак авылында туып-үсә, гомер буе туган авылында яши һәм эшли. Яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә. 7 ел армия сафларында хезмәт итеп кайта. Тормыш иптәше Саимә апа белән дүрт бала – өч кыз һәм бер ул үстерә. Армиядән кайткач, гомер буе тракторчы булып эшли. Бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә кызы Рәмзия апа тәрбиясендә гомер кичерә. 7 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.
 Тимергали абыйны гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды, ветеранга бүгенге аяз күкләр, тыныч һәм мул тормышыбыз өчен рәхмәт белдерде. Тимергали абыйга матур теләкләрен шулай ук халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Рангазар авыл җирлеге башлыгы Айназ Шәрипова, ветераннар советы рәисе Азия Хисаметдинова җиткерделәр, истәлекле бүләк тапшырдылар. 
 Тимергали абый хакындагы тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев