САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Уңыш бәйрәме уңаеннан район башлыгы Фәрит Хөснуллинның котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Сез­не Уңыш бәй­рә­ме бе­лән их­лас кү­ңел­дән кот­лыйм! Авыл ху­җа­лы­гы тар­ма­гы Сар­ман му­ни­ци­паль ра­йо­ны икъ­ти­са­дын­да иң мө­һим урын­нар­ның бер­сен би­ли. Ра­йон­ның гы­на тү­гел, һәр га­и­лә­нең икъ­ти­са­дый хә­ле һәм со­ци­аль имин­ле­ге аг­рар сек­тор­ның үсе­ше­нә, та­лант­лы җи­тәк­че­ләр­нең, тәҗрибәле бел­геч­ләр­нең, ме­ха­ни­за­тор­лар­ның, тер­лек­че­ләр­нең, аг­ро­ном­нар­ның, фер­мер­лар­ның, баш­ка хез­мәт­кәр­ләр­нең көн­дә­лек ки­е­рен­ке хез­мә­те­нә бәй­ле. Шу­ңа да...

Хөрмәтле райондашлар! Сез­не Уңыш бәй­рә­ме бе­лән их­лас кү­ңел­дән кот­лыйм!

Авыл ху­җа­лы­гы тар­ма­гы Сар­ман му­ни­ци­паль ра­йо­ны икъ­ти­са­дын­да иң мө­һим урын­нар­ның бер­сен би­ли. Ра­йон­ның гы­на тү­гел, һәр га­и­лә­нең икъ­ти­са­дый хә­ле һәм со­ци­аль имин­ле­ге аг­рар сек­тор­ның үсе­ше­нә, та­лант­лы җи­тәк­че­ләр­нең, тәҗрибәле бел­геч­ләр­нең, ме­ха­ни­за­тор­лар­ның, тер­лек­че­ләр­нең, аг­ро­ном­нар­ның, фер­мер­лар­ның, баш­ка хез­мәт­кәр­ләр­нең көн­дә­лек ки­е­рен­ке хез­мә­те­нә бәй­ле. Шу­ңа да авыл хез­мәт­чән­нә­ре­нең көз­ге бай­лык чо­рын­да уза тор­ган уңыш бәй­рә­ме - ба­ры­быз өчен дә ае­ру­ча әһә­ми­ят­ле ва­кый­га. Соң­гы ел­лар­да кы­рыс һа­ва шарт­ла­ры иген­че­ләр һәм тер­лек­че­ләр­не зур сы­нау­лар ал­ды­на куя. Шө­кер, сез сы­нат­мый­сыз! Бы­ел да ра­йо­ны­быз хез­мәт­чән­нә­ре мул иген үс­тер­де­ләр, тер­лек­ләр­гә кыш­ка җи­тәр­лек кү­ләм­дә азык әзер­лә­де­ләр. Тер­лек­че­лә­ре­без дә ях­шы күр­сәт­кеч­ләр бе­лән сө­ен­де­рә.

Нефть­че­лә­ре­без­нең хез­мәт уңыш­ла­ры да мак­тау­га ла­ек. "Җә­лил­нефть" ида­рә­се­нең ра­йон­ның гы­на тү­гел, рес­пуб­ли­ка­быз­ның да со­ци­аль-икъ­ти­са­ди үсе­шен­дә зур өле­ше бар.

Реклама

Хөр­мәт­ле ра­йон уң­ган­на­ры! Бө­тен го­ме­ре­гез­не ту­ган җир­гә ба­гыш­ла­вы­гыз, иң­нә­ре­гез­гә ал­ган авыр һәм җа­вап­лы һө­нә­ре­гез­не на­мус бе­лән баш­ка­ру­ы­гыз өчен сез­гә зур рәх­мә­тем­не бел­де­рәм! Җир­гә сак­чыл ка­ра­шы­гыз, хез­мәт сө­ю­чән­ле­ге­гез юга­ры дә­рә­җә­дә хөр­мәт­кә ла­ек. Ае­рым рәх­мә­тем - ве­те­ран­нар­га! Сез­нең фай­да­лы ки­ңәш­лә­ре­гез, бе­лем­нә­ре­гез, кыйм­мәт­ле тәҗ­ри­бә­гез һәм яшь­ләр­чә энер­ги­я­гез ра­йон­ның ки­лә­чәк­тә­ге үсеш ни­ге­зе бу­лып то­ра.

Ка­дер­ле­ а­выл ­ху­җа­лы­гы ­хез­мәт­чән­нә­ре һәм эш­кәр­тү сә­нә­га­те хез­мәт­кәр­лә­ре! Бәй­рәм бе­лән кот­лап, сез­гә нык­лы сә­ла­мәт­лек, кү­ңел җы­лы­сы, имин­лек, бә­хет, бар­лык эш­лә­ре­гез­дә, ту­ган Сар­ман ра­йо­ны­быз өчен куй­ган иге­лек­ле хез­мә­те­гез­дә яңа уңыш­лар те­лим! Тор­мы­шы­гыз шат­лык-сө­е­неч­ләр бе­лән ту­лып тор­сын, та­бын­на­ры­гыз һәр­чак мул бул­сын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X