САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Цифрлы телевидениегә күчү өчен приставка яисә антенна алуга киткән чыгымнарны кайтарып алып булачак

Республика Министрлар Кабинеты шул турыда карар чыгарды.

Билгеле, матди ярдәм бөтен кешегә дә түгел, ә аерым категория гражданнарга һәм адреслы булачак. 
Телевизор приставкасы сатып алган өчен аның бәясе күләмендә, әмма ул 1000 сумнан артык була алмый, компенсация түләнәчәк. Антенна өчен дә нәкъ шулай – 1000 сумнан артмаган күләмдә матди ярдәм алып булачак. 
Матди ярдәм 18 яшькә кадәрге өч һәм күбрәк баласы булган (уллыкка (кызлыкка) алганнар даи исәпләнә), , инвалид бала тәрбияләүче, айлык пособиеләр алучы гаиләләргә, җан башына туры килә торган айлык кереме 20 мең сумнан артмаган, 70 яшьтән өлкән булган ялгыз яшәүчеләргә яки пенсионерлардан гына торган гаиләләргә, ялгыз инвалидларга яки инвалидлар гаиләсенә (керем шулай ук 20 мең сумнан артмаганда) күрсәтеләчәк. Компенсация алу өчен, 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Сарман районындагы 37 нче бүлекчәсенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак. Гаризага соңгы өч айдагы керемнәрне раслаучы документлар, компенсация күчерү өчен счет номеры, приставка яисә антенна алганлыкка түләү документлары теркәлә. Үзе килә алмаган очракта, тиешле документлар белән, ышанычлы кеше җибәрергә була.

Реклама

Фото: https://baikal24.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X