САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Товарны чексыз да кире кайтарып буламы

Кибеттән әйбер алганда, аны кире тапшырырга туры килмәгәе дип сирәк уйлыйбыз.

Өйгә кайтып, тагын бер барлап карагач, әлеге товарның төрле сәбәпләр аркасында яраксыз булуы ачыклана. Ә чегы, инде ияләнелгән гадәт буенча, ташланган. Ә чегы булмаган товарны ничек кире кайтарырга? Мондый очраклар күп кеше тормышында булгандыр, чөнки без һәммәбез сатып алучы.

Шулай да кыен хәлдән чыгу юллары бар, алар түбәндәгечә: товарны кире кайтарганда сатучы адресына ике нөхсәдә шикаять язарга кирәк. Документның югары өлешендә оешманың тулы юридик атамасын күрсәтү мөһим. Мәгълүматны кибет хезмәткәрләреннән яки сәүдә ноктасындагы мәгълүмат тактасыннан алырга мөмкин. Алга таба сатып алучы турында мәгълүматлар (исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, телефон номеры), дата һәм сатып алынган вакыт күрсәтелә. Әйберне кире кайтарганда төп сәбәп булып размерының, рәвешенең, төсенең, фурнитураның туры килмәве тора. Әгәр сатып алучы товарны кызулык белән уйламыйча алып, хәзер хатасын таныганлыгын һәм акчасын кире алырга теләвен язса, бу сәбәп булып саналмый. Әгәр алмаштырырга уйласагыз, гаризада үзегезгә кирәкле төсен, рәвешен, размерын күрсәтергә кирәк. Ике экземплярга да кул кую, мөрәҗәгать иткән көннең датасын язу сорала. Әгәр товар алганга чегыгыз яки дәлилләүче башка төрле документыгыз югалса, инструкцияне, гарантия талонын, сәүдә ноктасының реквизитлары күрсәтелеп тамга куелган техник паспортын күрсәтергә мөмкин. Хәтта фирма скотчы белән ябыштырылган гадәти тартма да сезнең товарны әлеге кибеттән сатып алуыгызны дәлилләргә мөмкин. Кулыгызда сатып алынган товар гынамы? Бу очракта сез шаһитләр күрсәтмәсенә таяна аласыз. 

Әгәр сез мөрәҗәгать иткән көнне сатуда андый товар булмый икән, кулланучы сату- алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм әлеге товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруын талып итәргә мөмкин. 

Акча товар кире кайтарылганнан соң өч көн эчендә кире кайтарыла. Сатып алучы белән сатучы арасындагы килешү буенча  товарны, андый әйбер сатуга кабат чыккач алмаштырыла. Товарның сатуга чыкканлыгы турында сатучы тиз арада сатып алучыга хәбәр итәргә тиеш. Нинди очрак була калса да, без закон буенча консультация биреп, кулланучыга ярдәм итәргә әзер.

Реклама

Чыганак: http://arskmedia.ru/

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X