Татарстанның Кызыл китабы ике дәүләт телендә басылып чыкты
Татарстанда табигатьне саклау өлкәсендә мөһим проект тәмамланды: республиканың Кызыл китабы яңа форматта — ике дәүләт телендә басылып чыкты.
Бу Россиядә төбәк дәрәҗәсендә ике телдә нәшер ителгән беренче рәсми басма булып тарихка кереп калды. Китапны әзерләү эше узган ел ахырында төгәлләнгән иде, ә хәзер ул биотөрлелекне саклау буенча төп фәнни кулланма буларак кулланыла башлады.
Республиканың әйдәп баручы фәнни оешмалары үткәргән масштаблы инвентаризация нәтиҗәсендә 645 төр хайван, үсемлек һәм гөмбә махсус сак астына алынды. Галимнәр сирәк төрләрнең таралышын һәм торышын җентекләп өйрәнгәннән соң, саклана торган төрләр исемлеге тулысынча актуальләштерелде. ТР Фәннәр академиясе, КФУ һәм махсус сакланучы табигать территорияләре белгечләре катнашында булдырылган бу база табигатьне саклау чараларын нәтиҗәле планлаштырырга мөмкинлек бирә. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бу басма республиканың табигый байлыкларын киләчәк буыннар өчен саклап калуда стратегик мөһим адым булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев