САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар мартта рәттән өч көн ял итәчәк

5 март шимбәсеннән ял көне 7 мартка күчерелә.

8 Март — Халыкара хатын-кызар көне уңаеннан Татарстан халкы өч көн рәттән ял итәчәк. Әмма бәйрәм алдыннан эш атнасы бер көнгә артачак, дип хәбәр итә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр эш көне яки смена дәвамлылыгы бер сәгатькә кими. Россия Хөкүмәте карары нигезендә, хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатында 5 март шимбәсеннән ял көне 7 мартка күчерелә», — диелә хәбәрдә.

Шулай итеп, республика халкын ай башында — 28 февральдән 5 мартка кадәр алты көнлек эш атнасы көтә. 5 мартның эш көне бер сәгатькә кыскара. 6, 7 һәм 8 март ял көннәре булачак.

 

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев