Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, узган 24 сәгать эчендә республиканың 12 участогындагы су басу хәле бетерелгән. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
Кукмара районы Лубян авылында 10 адрес буенча, ә Васильево бистәсендә тагын 2 участок ташу суыннан азат ителгән.
Шул ук вакытта Васильевода 5 территория генә әле су астында кала. Анда су басым биеклеге 4 сантиметрдан артмый – бу куркыныч түгел.
Нет комментариев