Җәмгыять

Татарстанда салым льготалары буенча «кайнар линия» узачак

8 июльдә Татарстанда салым льготалары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырыла, дип яза «Татар-информ» МА.

Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә туры бәйләнеш буенча киңәшмә үткәрелә. Халыктан шалтыратуларны иртәнге сәгать 10.00-12.00 аралыгында кабул итәчәкләр.

Гражданнарның сорауларына Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең белгечләре җавап бирәчәк. Киңәшләрне 221-80-35 телефоны буенча алырга мөмкин.


Нет комментариев