22 майда республикада төньяк антициклон тәэсирендә коры һава торышы көтелә. Явым-төшем булмаячак. Көньяк-көнчыгыштан җил исә, көндез Казандагы кебек урыны белән секундына 12 метрга кадәр көчәячәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Төнлә һава температурасы 0...+4 градус салкын булса, көндез ул +23...+28 градуска кадәр күтәреләчәк. Казанда көндез һава +25...+27 градус җылы булачак.
Районда да шундый ук һава торышы көтелә.
Нет комментариев