Татарстанда онлайн-мошенниклар эшчәнлеге нәтиҗәсендә китерелгән зыян күләме 275 миллион сумга кыскарган. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
Ведомство хезмәткәре сөйләвенчә, быел гына да республикада 5,5 меңнән артык дистанцион урлау очрагы теркәлгән. Гомуми сумма 1,7 млрд сум тәшкил итә – бу узган елның биш ае белән чагыштырганда 21 процентка азрак (прошлый год – 2,1 млрд сум). Ягъни мошенниклар корбаннары саны да, алардан урлаган акча да сизелерлек кимегән.
Нет комментариев