САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда «Мобиль сайлаучы» системасында тавыш бирүгә гаризалар кабул ителә башлады

29 гыйнвардан Россия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, «Мобиль сайлаучы» системасында президент сайлавында тавыш бирүгә гаризалар кабул итү башланды.

Бу хакта республиканың күп функцияле үзәк искәртә. Аның аша гариза бирергә мөмкин.

Технология ярдәмендә гражданнар яшәү урыны буенча түгел, ә хәзерге вакытта булган урынында тавыш бирү мөмкинлеген ала, ягъни Россиядәге теләсә кайсы сайлау участогында.

Моннан тыш, гаризалар «Дәүләт хезмәте» порталы һәм территориаль сайлау комиссияләрендә кабул ителә. Аларны 11 мартка кадәр бирергә мөмкин. Шулай ук 6 марттан 11 мартка кадәр гражданнарның гаризаны участок сайлау комиссиясенә тапшыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, 29 төбәктә (Татарстан анда керми) дистанцион электрон тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар кабул итү ачылды. Анда түбәндәге субъектлар һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр катнаша ала: Мәскәү, Карелия, Кырым, Чувашия, Алтай, Камчатка, Пермь крае, Архангельск, Белгород, Владимир, Вологда, Воронеж, Калининград, Калуга, Курск, Липецк, Мәскәү, Мурманск, Түбән Новгород, Новосибирск, Псков, Ростов, Свердловск, Томск, Чиләбе, Ярославль өлкәләре, Севастополь, шулай ук Ненец автономияле округы.

Искәртик, Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өч көн - 15 марттан 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-mobil-sailaucy-sistemasynda-tavys-biruga-garizalar-kabul-itela-baslady-5882400

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев