САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда маркетплейсларда эшләргә булыша торган яңа сервис ачылды

МСП.РФ цифрлы платформасында яңа «Маркетплейсларда һәм социаль челтәрләрдә сату» сервисы эшли башлады.

Ул онлайн-сәүдә белән шөгыльләнә торган эшмәкәр һәм үзмәшгульләргә үзләренә туры килгән маркетплейсны сайларга һәм гамәлдәге ярдәм чаралары турында мәгьлүмат алырга булышачак.

Бүгенге көндә Татарстан эшмәкәрләре сайлаган маркетплейсларның берсендә товарлар урнаштырганда бушлай ярдәмгә өмет итә ала, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Платформаны кулланучылар электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләүнең шартларын төрле параметрлар буенча махсус фильтр аша үткәреп, чагыштырып карый ала. Үз хезмәтләрен таныту, товар һәм хезмәтләрнең карточкаларын тутыру өчен маркетплейслардагы махсус шартлардан файдалану мөмкинлеге дә бар. Шулай ук маркетплейсларда эшләү өчен төбәк тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чараларының туры килгән махсус исемлеге тәкъдим ителә.

Моннан тыш, электрон сәүдә мәйданчыклары экспертларыннан һәр адымны аңлаткан инструкцияләр дә бар. Алар электрон мәйданчыкта теркәлүдән, товарларның карточкасын һәм хезмәтләр турындагы игъланнарны тутырудан башлап бәяләрне көйләү, логистика, аналитика һәм товар яки хезмәтләрне таныту буенча стратегияне булдыруга кадәр онлайн-сәүдә белән бәйле күп кенә сорауны колачлый.

Яңа сервиста Ozon, Авито, ВКонтакте, Осталар ярминкәсе, Мегамаркет, Профи.ру белән эшләү буенча файдалы инструментлар тәкъдим ителә. Әлеге мәйданчыклар Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация тарафыннан сайлап алынган. Алар эшмәкәрләргә онлайн-сәүдә өлкәсендә үз бизнесын башларга һәм үстерергә ярдәм итәргә әзер.

Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен цифрлы платформа РФ Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация тарафыннан эшләнгән. Ул кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чараларының үтемлелеген тәэмин итү максатын тота. МСП.РФ платформасы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы һәм йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында эшли.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-marketpleislarda-eslarga-bulysa-torgan-yana-servis-acyldy-5882338

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев