Җәмгыять

Татарстанда 12 июньдә яңгыр, яшен, боз, +27 градуска кадәр җылы көтелә

Җомга, 12 июньдә, Татарстанда үзгәрешле болытлылык көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеоүзәге. Аерым урыннарда – кыска вакытлы яңгыр, яшен, кайбер районнарда боз явуы ихтимал.

Төньяк һәм төньяк-көнбатыш җилнең тизлеге секундына 6-11 метрга, кайбер җирләрдә исә 15-20 метрга кадәр көчәячәк, дип яза «Татар-информ» МА.

Көндез һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак, ә төнлә +11..+16 градус булган.

Район территориясендә дә шундый ук һава торышы саклана. 


Нет комментариев