САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан җитәкчелеге коронавирус чикләүләрен кабат кертү өчен сәбәп юк дип саный

Лилия Галимова республикада Covid-19ның икенче дулкыны турындагы сорауга җавап бирде һәм безнең табиблар яңа инфекцияне ничек дәваларга кирәклеген белә, дип ышандырды.

Татарстан хакимияте халыкны яңа коронавирустан яклау өчен катгый чикләүләргә әйләнеп кайту зарурлыгын күрми. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүгенге көндә бу җитди һәм катгый чараларга кире кайту кирәклеген күрмибез», — дип белдерде Галимова.

Матбугат хезмәте башлыгы шулай ук Татарстанда Covid-19ның икенче дулкыны турында сорауга да җавап бирде. Эпидемиологик вазгыятькә кагылышлы фаразлар ясау республика җитәкчелеге карамагында түгел, диде Галимова. Аларның бурычы — халыкны яклау өчен оператив эш итү.

«Эпидемиологик вазгыять бүгенге көндә тотрыклы, ә иң мөһиме — ул контрольдә тотыла. Пандемия белән очрашканда алдарак үткәрелгән оператив һәм мобилизацион эш нәтиҗәсендә, безнең койка-урыннар запасы җитәрлек. Бүгенге көндә без Covid-19 диагнозлы пациентларны ничек дәваларга, теге яки бу бүлеккә илтеп җиткерү логистикасын ничек үткәрергә икәнен беләбез», — дип аңлатты Галимова.

Оператив штаб элеккеге режимда эшли, аның эше йомшармады, дип ышандырды матбугат хезмәте җитәкчесе. Татарстан Президентына көн саен республикада эпидемиологик хәл турында хәбәр итәләр.  

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев