САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Таңсылуның фәнни эше призга лаек булды

25-26 нчы октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә "Яшь натуралистлар"ның III Республика слеты узды, анда 200 ләп табигатьне яратучы балалар катнашты.

Төбәктә яшь натуралистлар хәрәкәтен торгызу буенча ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы программасы эшләнде. Слет вакытында юннатлар отрядларга бүленделәр һәм уртак көч белән экологик проблемаларны хәл итү юлларын эзләделәр. Юннатлар экологик квестларда катнашты, “Яшь натуралист” көндәлекләрен тутырдылар, үзләренең фәнни-гамәли эшләре турында сөйләделәр. "Фәнни-тикшеренү эше" номинациясендә призлы 2 урынны Сарман урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Исмәгыйлова Таңсылу алды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев