САРМАН
  • Рус Тат
  • Табигать аһәңен бозма

    Республикада эко­ло­ги­я­гә бәй­ле мәсь­ә­лә­ләр­не Эко­ло­гия ми­нистр­лы­гы конт­роль­дә то­та. Аның ту­гыз бү­лек­чә­се бар. Ка­ма ар­ты бү­лек­чә­се Тү­бән Ка­ма шә­һә­рен­дә ур­наш­кан. Аның ка­ра­ма­гын­да берни­чә ра­йон, шул исәп­тән - Сар­ман ра­йо­ны да. Ра­йо­ны­быз­да эко­ло­гик мәсь­ә­лә­ләр бе­лән "Рос­пот­реб­над­зо­р"ның Зәй ра­йо­ны һәм шә­һә­ре бү­лек­чә­се­нең Сар­ман фи­ли­а­лы да шө­гыль­лә­нә. Ра­мил Га­ли­ев, "Рос­пот­реб­над­зор­"ның Зәй ра­йо­ны һәм шә­һә­ре...

    Республикада эко­ло­ги­я­гә бәй­ле мәсь­ә­лә­ләр­не Эко­ло­гия ми­нистр­лы­гы конт­роль­дә то­та. Аның ту­гыз бү­лек­чә­се бар. Ка­ма ар­ты бү­лек­чә­се Тү­бән Ка­ма шә­һә­рен­дә ур­наш­кан. Аның ка­ра­ма­гын­да берни­чә ра­йон, шул исәп­тән - Сар­ман ра­йо­ны да. Ра­йо­ны­быз­да эко­ло­гик мәсь­ә­лә­ләр бе­лән "Рос­пот­реб­над­зо­р"ның Зәй ра­йо­ны һәм шә­һә­ре бү­лек­чә­се­нең Сар­ман фи­ли­а­лы да шө­гыль­лә­нә.

    Ра­мил Га­ли­ев, "Рос­пот­реб­над­зор­"ның Зәй ра­йо­ны һәм шә­һә­ре бу­ен­ча бү­ле­ге җи­тәк­че­се­ урын­ба­са­ры:

    - Элек­ке ел­лар­да­гы сы­ман ук на­чар тү­гел хәл­ләр. Чүп­лек­ләр ки­ме­де. Ра­йон­да­гы по­ли­гон­нар­ны, су баш­ня­ла­рын, та­би­гый су­лык­лар­ның то­ры­шын да­и­ми тик­ше­реп то­ра­быз. Авыл­лар­да­гы объ­ект­лар­ның (су­лык­лар, чүп­лек­ләр һ.б.) эко­ло­гик то­ры­шы өчен авыл җирлекләре башлыклары җа­вап­лы . Эко­ло­гик куль­ту­ра га­ди ха­лык­ка гы­на тү­гел, ә кай­бер җи­тәк­че­ләр­гә дә җи­теп бет­ми. Мәс­ә­лән, аг­ро­фир­ма­лар­ның аш­ла­ма сак­лау өчен мах­сус склад­ла­ры бар, лә­кин кай­ва­кыт аш­ла­ма бөртек ам­бар­лар­ында, ын­дыр та­бак­ла­рын­да сак­ла­на.

    Эко­ло­гик имин­лек­кә бәй­ле за­кон­нар­ның үтә­ле­шен да­и­ми рә­веш­тә про­ку­ра­ту­ра тик­ше­реп то­ра.

    Ай­рат Ис­мә­гый­лов, про­ку­рор яр­дәм­че­се:

    - Конс­ти­ту­ци­я­нең 42 нче мат­дә­се бу­ен­ча, һәр ке­ше уңай­лы та­би­гый шарт­лар­да яшәр­гә хо­кук­лы. Авыл җир­лек­лә­рен­дә­ге тик­ше­рү­ләр ба­ры­шын­да "Ти­рә-юнь­не сак­лау ту­рын­да­"гы фе­де­раль за­кон­ны бо­зу оч­рак­ла­ры ачык­лан­ды, га­еп­ле­ләр җә­за­га тар­тыл­ды.

    Эко­ло­гия - яшь фән, бездә эко­логларга их­ты­яҗ да бик зур. Һәм яшь­ләр бу һө­нәр­не те­ләп сай­лый­лар.

    Эль­ви­на Кузь­ми­на, КФУ­ның 3 нче кур­сы сту­де­нты, бу­ла­чак эко­лог:

    - Өч ел уку ми­не та­би­гать­кә икен­че төр­ле ка­рар­га өйрәт­те. Бе­рен­че кур­с эшем­не Сар­ман ягы­на, аның эко­ло­гик проб­ле­ма­ла­ры­на һәм эко­ло­гик тәр­бия мәсь­ә­лә­лә­ре­нә ба­гыш­ла­дым. Бе­лем ал­ган са­ен бу фә­н­нең ни дә­рә­җә­дә кы­зык­лы һәм ки­рәк­ле икә­нен аң­лыйм. Ул - ур­так йор­ты­быз - Җир ша­ры ту­рын­да­гы фән. Эко­лог­лар кө­не бе­лән та­би­гать­кә би­та­раф бул­ма­ган, аны сак­лау­га өле­шен керт­кән бар­лык ке­ше­ләр­не кот­лыйм.

    Сүз уңаеннан

    Тиешсез урынга чүп түккән, капка төпләрен тәртиптә тотмаган, малларын теләсә кайда йөрткән һ.б. өчен аерым кешеләргә минималь штраф күләме - 2000-3500 сум. Районда ел башыннан 71500 сум штраф салынган.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: