5 июнь 2013 яңалыклары
-
Сабантуйлар җитә, Сабантуйлар
Милли бәйрәмебез - Сабантуйга санаулы көннәр калып бара. 8 июнь көнне "Даулы болын" барлык райондашларны һәм Сарманыбыз кунакларын бәйрәмгә көтә. 9 июньдә Сабантуйлар авылларда һәм Җәлил бистәсендә узачак. Бәйрәмнәр күңелле үтсен!
-
Күтәмәледә Динә һәм Рафаэль Латыйповлар
Күтәмәле авылы Сабантуена танылган җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар килә! Бәйрәмгә рәхим итегез. Күңелле булачак!
-
Табигать аһәңен бозма
Республикада экологиягә бәйле мәсьәләләрне Экология министрлыгы контрольдә тота. Аның тугыз бүлекчәсе бар. Кама арты бүлекчәсе Түбән Кама шәһәрендә урнашкан. Аның карамагында берничә район, шул исәптән - Сарман районы да. Районыбызда экологик мәсьәләләр белән "Роспотребнадзор"ның Зәй районы һәм шәһәре бүлекчәсенең Сарман филиалы да шөгыльләнә. Рамил Галиев, "Роспотребнадзор"ның Зәй районы һәм шәһәре...
-
Күрүчеләр юкмы?
Район эчке эшләр бүлеге хәбәрсез югалган 1938 нче елгы Сәгыйтов Наил Вагыйзь улын эзли. Ул Җәлил бистәсенең Җәлил урамындагы 5 нче йортның 9 нчы фатирында яшәгән. 31 нче майда иртән сәгать 7 нче яртылар тирәсендә чишмәгә суга дип чыгып киткән җиреннән әйләнеп кайтмый. Хәтере югалучан. Ул 170-175 сантиметр буйлы, уртача...