САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөлектә Рәсимә апаның 90 яшен бәйрәм иттеләр

.

Сөлек авылында яшәүче Шакирова Рәсимә Котдус кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Гайфутдинов тәбрикләде. Ул юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, изге теләкләр белән, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, Сөлек мәдәният йорты директоры Раушания Даутова да Рәсимә апага хөрмәт сүзләре җиткерделәр, сихәт гомер, балалар, оныклар куанычы теләделәр. Уллары, кызы, киленнәре, кияве, онык-оныкчыклары, туганнары да кадерле кешеләренә рәхмәт хисләре белдерделәр, кадер-хөрмәттә озак яшәвен теләделәр.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев