Февраль аенда Сарман районы Кормаш авылында яшәуче Динмөхәммәтов Нияз һәм Зөһрә апаларның бергә тормыш итүләренә 55 ел тулды. Шәрләрәмә авыл җирлеге Нияз абый белән Зөһрә апаны шушы бәйрәмнәре белән котлады. Алар бугенгесе көндә дә тынгысыз булулары белән аерылып торалар. Инде олы яшькә дә җитүләренә карамастан, мал-туар асрап, умартачылык белән шөгыльләнеп,...
Февраль аенда Сарман районы Кормаш авылында яшәуче Динмөхәммәтов Нияз һәм Зөһрә апаларның бергә тормыш итүләренә 55 ел тулды. Шәрләрәмә авыл җирлеге Нияз абый белән Зөһрә апаны шушы бәйрәмнәре белән котлады. Алар бугенгесе көндә дә тынгысыз булулары белән аерылып торалар. Инде олы яшькә дә җитүләренә карамастан, мал-туар асрап, умартачылык белән шөгыльләнеп, күпләргә үрнәк булып гомер итәләр. Алга таба да аларга сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш телибез.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз