24 февраль 2015 яңалыклары
-
9 нчы мартта район мәдәният йортында зур бәйрәм концерты була
Катнашалар: Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, Вадим Захаров, Энҗе Шәймурзина, Рөстәм Насыйбуллин, Азат Хәлимов. Концертны Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып бара. Башлана: 18.00 сәгатьтә. Билет бәясе - 200 сум.
-
Сарманда мини- футбол ярышы узды
21 февральдә 1 номерлы балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбенең залында Ватанны саклаучылар көненә багышлап мини- футбол ярышлары узды. Ярышта 5 команда катнашты: Илексаз, Мортамак, Азалак мәктәп командылары һәм Сарманнан ике команда ( Сарман 2000- Сарман- 2002). Ярыш бик дәррәү генә башланып китте, һәр команда да ныклы итеп әзерләнеп килгән иде....
-
Өчөйле Саклау авылында бәйге үтте
Өчөйле Саклау мәдәният йортында"Ягез әле,агай-энеләр!" дигән бәйге узды. Кичә бик күңелле узды. Бәйге дә олысы да, кечесе дә катнашты .Өчөйле Саклау авыл халкы барлык чараларга да яратып, актив катнашалар.
-
Саклаубашта район волейбол ярышы узды
Февраль ае - хәрби патриотик айларның берсе. Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында бу айда күп кенә кичәләр, очрашулар үтә. Саклаубаш авылында авыл җирлеге кубогына узган волейбол ярышлары да шушы датага багышланган иде. Аларда районның 7 командасы -Саклаубаш, Иске Имән, Зур Нөркәй, аграр көллият, Сарман,"Һиләл", Мортамак, Иске Кәшер спорт сөючеләре катнашты. Ярышлар...
-
Кормашта яшәүче Нияз абый белән Зөһрә апа ярты гасырдан артык бергә
Февраль аенда Сарман районы Кормаш авылында яшәуче Динмөхәммәтов Нияз һәм Зөһрә апаларның бергә тормыш итүләренә 55 ел тулды. Шәрләрәмә авыл җирлеге Нияз абый белән Зөһрә апаны шушы бәйрәмнәре белән котлады. Алар бугенгесе көндә дә тынгысыз булулары белән аерылып торалар. Инде олы яшькә дә җитүләренә карамастан, мал-туар асрап, умартачылык белән шөгыльләнеп,...
-
Сарманлылар ДТПга юлыккан
22 февраль көнне 13:50 сәгатьтә Әлмәт- Мөслим юлының 23 километрында Лада Гранта автомобиле йөртүчесе, узу тыелган урында каршы як полосага чыгып, Шевроле Нива автомобиле белән бәрелгән. Лада Грантада булган Сарманда яшәүче пассажир һәм автомобиль йөртүче тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды. Шевроле Нива автомобилендә булган Әлмәттә яшәүче 1976 елгы пассажир һәм...
-
Куркыныч юл-транспорт һәлакәте дүрт кешенең гомерен өзде
23 февральда 8 сәгать 30 минутта Рус Акташы-Азнакай юлының 31 нче километрында ВАЗ-21703 автомобиле йөртүчесе тиешле тизлекне сакламый, каршы як юлга чыга һәм Renault Duster автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ВАЗ-21703 автомобиленең Җәлил бистәсеннән булган йөртүчесе, аның Азнакай районы, Буралы авылыннан һәм Сарман районы, Карамалы авылыннан пассажирлары вафат булалар. Куркыныч...
-
Шәрләрәмә авылында хоккей ярышы узды
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Шәрләрәмә авыл җирлегендә Сарман, Петровка, Шәрләрәмә хоккей командалары арасында ярыш узды. Петровка командасы -3нче, Шәрләрәмә- 2нче, Сарман командасы -1нче урынны яулады.Соңыннан егетләргә бәйрәм уңаеннан чәй табыны әзерләнде.
-
Иске Кәшер авылының «Миләш» балалар бакчасында спорт бәйрәме булды.
Иске Кәшер балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Зур абый да солдат булган!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе - спорт бәйгесе булды. Бу бәйрәмгә шушы бакчада тәрбияләнгән, инде хәрби хезмәттә булып кайткан, хәзерге вакытта кечкенә эне-сеңелләре бакчага йөрүче солдат-егетләр чакырылды. Алар балаларга армиядәге тәртипләр, кайсы өлкәдә, кайсы төбәктә хезмәт итүләре турында...
-
Сарманда гала- концерт узды
20 нче февраль көнне район мәдәният йортында үзэшчән башкаручыларның "Батырлар даны - мәңгелек" дигән район фестиваленең гала-концерты уздырылды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Үзэшчән башкаручылар төрле номинацияларда сугыш темасына чыгышлар ясадылар.