САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәрипҗан абый белән Миңненур апа Бөек Җиңү бәйрәмен парлап каршы алдылар +ВИДЕО

Ветераннар Илексаз авылында яшиләр.

Дәһшәтле сугыш утын кичкән ветеран Шәрипҗан абый белән тыл ветераны Миңненур апаны авылдашлары бик яраталар һәм хөрмәт итәләр. Озак бергә тигез гомер кичергән, үрнәк гаиләләрнең берсе Әхмәтҗановлар. Балалары, онык-оныкчыклары өчен дә зур горурлык алар. Җиңү көнен дә көтеп алдылар ветераннар. Район үзәгенә парадка төшә алмасалар да, быел бәйрәм үзе килде алар янына. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин бүләкләр, чәчәкләр, күчтәнәчләр тапшыргач, "Умырзая" бию төркеме аларга матур биюләр, шигырьләр бүләк иттеләр. Пилотлар турындагы җыр, очкыч формасындагы егетләр, мөгаен, Шәрипҗан абыйга хезмәт иткән елларын да искә төшергәндер. Ул бит Ленинградта шәһәрне һәм аэдромны фашист илбасарларыннан саклаган.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары һәм фидеолары  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев